Зеленодольск механика заводында имтихан булды

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Быелның 24 августында, календарь графигы буенча, «Зеленодольск механика көллияте» ДАҺББУ базасында «В, С, Д, Е» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды. Сынау тапшыру теләген белдергән 15 студентның 12се имтиханга килде һәм сынауга кертелде. Теоретик һәм практик имтиханны беренче тапкырдан ук 11 студент уңышлы тапшырды, алар, укытуга карап, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Имтиханны яңадан җиде көннән соң биреп карау мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International