2020 елның 21-24 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә Kazan Digital Week - 2020 халыкара форумын үткәрә.
Форумның төп идеясе – белгечләр арасында читтән торып уздырылган форматта узган аралашу нәтиҗәсендә максималь фәнни һәм икътисадый нәтиҗәгә ирешү. Форум программасында: панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, автоном транспорт чараларының гамәлдәге үрнәкләре күргәзмәсе, җитештерү һәм лабораторияләр буенча техник турлар, Казан буенча экскурсия турлары, Digital Superhero хакатоннарының җәйге сериясе финалы. https://kazandigitalweek.com/
Форум берничә тематик юнәлеш буенча узачак:
Интеллектуаль транспорт чаралары һәм вәзгыять үзәкләре – интеллектуаль транспорт чаралары һәм икътисадның һәм халыкның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү буенча вәзгыять үзәкләренең хәзерге юнәлешләрен презентацияләү, алар хакында фикер алышу һәм анализ үткәрү (ЭРТИКО - ИТС Европа ассоциациясе һәм «Илкүләм телематик системалар» концерны ярдәмендә).
Яңа заман киберкуркынычсызлыгы – бу өлкәдә дөнья һәм Россия трендларына җентекле күзәтү үткәрү, мәгълүмат саклауның техник чаралары, киберкуркынычсызлык тәэмин итүнең тармак аспектлары, мәгълүмат саклау өлкәсендә законнарны җайга салучы киберкуркынычсызлык сервисларын куллану тәҗрибәсеннән файдалану (InnoSTage компанияләре төркеме ярдәмендә);
Финтех экосистемасы – банк сегменты өчен финанс технологияләре юнәлешләре, финтех проектларны законнар нигезендә җайга салу, банк тармагында ясалма интеллект һәм роботлаштыру технологияләрен куллану («АК БАРС» БАНК ГАҖ ярдәме белән) чаралары;
Бизнеска интеграллаштырылган инновацияләр – корпоратив бурычлар һәм стартаплар, дөньякүләм һәм Россия венчур инвестициясе тенденцияләре чикләрендә тренд идеяләренә, тотрыклы булып кала алган бизнес-процессларны үзгәртеп коруга юнәлдерелгән яшь компанияләрнең инновация идеяләренә күзәтү ясау (Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды ярдәмендә).
Чараның генераль партнеры – Huawei компаниясе.
Форумны оештыручылар Көнчыгыш Европа, Азия төбәкләре, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында цифрлы интеллектуаль технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү перспективалары белән кызыксынучыларны форумда катнашырга чакырыла.