ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә вакантлы вазыйфалар биләүгә конкурслар игълан ителде

2020 елның 21 августы, җомга

2020 елның 21 августында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар игълан ителә:

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлеге башлыгы;

теркәү, автоматлаштырылган рәвештә исәпкә алу һәм махсус эш секторының 1 разрядлы өлкән белгече;

дәүләт хезмәте, кадрлар, эш башкару һәм хокукый тәэминат секторының 1 разрядлы өлкән белгече.  

Вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган: http://gossluzhba.gov.ru/. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең рәсми сайтында, «Кадрлар сәясәте» бүлегендә: https://gtn.tatarstan.ru/spisok-vakantnih-dolzhnostey-gosudarstvennoy-3706317.htm.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм кирәкле документлар конкурс комиссиясе сәркатибе тарафыннан 2020 елның 10 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 101 каб. Тел.: 221-77-85.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International