Әтнә районында рейд узды

2020 елның 21 августы, җомга

Урып-җыю чорында комбайннарны имин эксплуатацияләүне тәэмин итү агросәнәгать комплексында мөһим бурыч булып тора. 20 августта «Комбайн» операциясе кысаларында Әтнә районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча һәм Әтнә районнары бүлекләре җитәкчеләре Г.Г.Касыймов һәм Р.К.Сабиров белән берлектә рейд үткәрде. Фәйзи Галиев исемендәге АХҖК, «Тукай» ҖЧҖ, «Кушар» АХҖК басуларында эшләүче комбайннар тикшерелде, шул ук вакытта техниканың теркәлгән булу-булмавы, механизатор таныклыклары да каралды, янгын сүндерү чаралары, саклагыч күннәр булуга, комбайннарның техник төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Рейд нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен вазыйфаи затларга 2 күрсәтмә бирелде.

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International