2020 елның 19 августында Арча муниципаль районында, «Комбайн операциясе» кысаларында, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча һәм Әтнә районнары буенча дәүләт инженер-инспекторлары Г.Г.Касыймов белән Р.К.Сабиров катнашында уртак рейд үткәрелде. «Возрождение» АФ ҖЧҖ, «Игенче» АФ ҖЧҖ, «Корса МТС» ҖЧҖ ашлык җыю комбайннары тикшерелде. Янгын сүндерү чаралары һәм медицина аптечкалары, тавыш сигналларының, тышкы яктылык приборларының төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Теркәү документлары, техник карау узу турында һәм механизаторларның таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Барлыгы 18 комбайн тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча вазыйфаи затларга бетерү вакыты күрсәтелгән 3 күрсәтмә бирелде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.