ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге өлкән белгече Ганиева Илмира Ривкат кызына һәм дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераны Әхмәтҗанов Ренат Рәхим улына «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгеләрен тапшырды.
Ренат Рәхим улы бөтен хезмәт эшчәнлеген Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган. Колхозда да, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә эшли, 18 елдан артык Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлеген җитәкли.