Беренче укытучы, беренче кыңгырау, фән дөньясына беренче адым – боларның барысы да булачак беренче сыйныф укучыларын көтә, 1 нче сентябрьдә алар тормышында яңа, кызыклы белемнәр һәм якты җиңүләр белән тулы сәхифә ачылачак. Быел, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан, әти-әниләре Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә эшли торган, республика шәһәр-районнарында яшәүче биш беренче сыйныф укучысы өчен беренче кыңгырау чыңлаячак. Күркәм гадәт буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов ведомство хезмәткәрләренә аларның булачак укучылары өчен истәлекле бүләкләр тапшырды.