«Үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник караулар үткәрү» буенча расланган график нигезендә, Питрәч муниципаль районындагы сәнәгать предприятиеләрендә техник карау үткәрүләр дәвам итә. 2020 елның 19 августында «Мехуборка КЗН» ҖЧҖдә техник карау уздырылды. Теркәлгән 13 техниканың 10сы карау өчен тәкъдим ителде.
Теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар, янгын сүндерү җайланмалары, авария билгеләре булу, ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, ягулык-майлау материалларының аккан урыннары булу-булмавы һ.б. – техник карау уздырганда уңай бәяләүнең төп критерийлары. Тикшерү барышында ике тракторда җитешсезлекләр ачыкланды, алар буенча техник карау актлары төзелде һәм вазыйфаи затка кыска вакыт эчендә аларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.