Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районында эш сәфәрендә булды

2020 елның 18 августы, сишәмбе

2020 елның 17 августында Зәй муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде. Муниципаль район башлыгы Рәзиф Гали улы Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында Рөстәм Нургали улы Миңнеханов «Заинский сахар» агрофирмасының авыл хуҗалыгы басулары өстеннән очып узды һәм районның урып-җыю эшләре белән танышты. Республика башлыгының эш сәфәре «Безнең ишегалды» проекты кысаларында төзелә торган ишегалдыннан башланды. Чыбыклы авылы янындагы «Заинский сахар» агрофирмасы кырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инвесторлар һәм агросәнәгать комплексы, авыл җирлекләре һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге вәкилләре белән очрашты.  Район авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсен карады һәм урып-җыю һәм башка авыл хуҗалыгы эшләренең барышы белән танышты. Зәй районы бөртекле культуралар уңышы һәм урып-җыю эшләре темплары буенча республикада алдынгылар рәтендә. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Зәй аграрчыларының эшен югары бәяләде.

 

В.Г. Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International