Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан АССР төзелүнең 100 яшьлек елы итеп билгеләнде.
Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, территориаль дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре башлыклары катнашында, дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераннары: 2005 елдан башлап 2019 елга кадәр Менделеевск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеген җитәкләгән Абдуллин Дилүс Сәхәветдин улына, 1990 елдан башлап 2001 елга кадәр Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеген җитәкләгән Шәйдуллин Марс Гайнулла улына «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгеләрен тапшырды.