2020 елның 17 августында Питрәч районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р. Зыятдинов булып китте. Сәфәрнең максаты – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы бүлегендә 13 ел эшләгән ветеран Федотова Анна Ивановнага «ТАССРга 100 ел» медален тапшыру.
Эш сәфәре барышында Питрәч районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.Р. Хафизов белән очрашу оештырылды, анда урып-җыю, чәчү компаниясе һәм туңга сөрү мәсьәләләре каралды.
В.В Максимов - ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.