Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге хәбәр итә: Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 32.2 статьясы нигезендә административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән башлап алтмыш көн узганчы, тулы күләмдә түләнергә тиеш. Карар үтәлмәгән очракта, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 статьясының 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелә һәм карар кабул итү өчен җәмәгать судына җибәрелә. Бу очракта суд билгеләгән җәза түбәндәгечә булырга мөмкин: түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма кимендә бер мең сум административ штраф салу яки унбиш тәүлеккә административ арест, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару.
Районда штрафларны вакытында түләмәүнең 2 очрагы ачыкланды, материаллар җәмәгать судына җибәрелде һәм карарлар чыгарылды.
Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.
