Алабуга муниципаль районында «Комбайн 2020» профилактик операциясе кысаларында уртак рейд узды

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

«Комбайн» операциясе кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2020 елның 29 июлендәге 01-05/90-пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, Алабуга һәм Мамадыш муниципаль районнарының дәүләт техник күзәтчелеге бүлекләре башлыклары катнашында басуларда ашлык җыю комбайннарын тикшерү буенча уртак рейдлар уздырылды. Рейдлар барышында комбайннарны янгын сүндерү чаралары белән комплектлауга, медицина аптечкалары булуга, теркәү документлары һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелде. Ачыкланган бозулар буенча карарлар чыгарылды һәм, үтәү срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр бирелде

 

М.М.Шияпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International