Мамадыш муниципаль районында «Комбайн-2020» профилактик операциясе үткәрү турында

2020 елның 14 августы, җомга

Урып-җыю комбайннарына техник караулар уздыру вакыты тәмамлануга бәйле рәвештә, аларны уздыру сыйфатын һәм тулылыгын тикшерү, урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю техникасының сакланышын һәм куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү зарурлыгы максатыннан, «Комбайн операциясе» буенча уртак рейдлар үткәрелде. 2020 елның 12-13 августында шулай ук Мамадыш һәм Алабуга муниципаль районнары кырларында эксплуатация вакытында ашлык җыю комбайннарына уртак сайланма тикшерүләр уздырылды. Дәүләт теркәвенә алу номерының, теркәлү турында таныклыкның, тиешле рөхсәт категориясе белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгының, техник карау узу турында таныклыкның булу-булмавына; янгын сүндергечләр, аптечка, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез һ.б. белән комплектланышка; тавыш һәм яктылык җайланмаларының төзеклегенә һәм булуына; чисталыкка, ягулык, май агу күренешләренең булмавына; двигательләрнең торышына һәм, тулаем алганда, техник хезмәт күрсәтелү уздырылуына махсус игътибар бирелде. Ачыкланган бозулар буенча хуҗалыкларның вазыйфаи затларына, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү срокларын күрсәтеп, 2 күрсәтмә бирелде һәм 7 административ беркетмә төзелде.

 

Илнур Сафин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International