«Комбайн» операциясе кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2020 елның 29 июлендәге 01-05/90-пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, Балтач һәм Кукмара муниципаль районнарының дәүләт техник күзәтчелеге бүлекләре башлыклары, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультантлары катнашында басуларда ашлык җыю комбайннарын тикшерү буенча уртак рейдлар уздырылды. Рейдлар барышында комбайннарны янгын сүндерү чаралары белән комплектлауга, медицина аптечкалары булуга, теркәү документлары һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелде. Ачыкланган бозулар буенча җитәкчеләргә һәм вазыйфаи затларга, үтәү срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр бирелде.
М.Р.Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге башлыгы.
