Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең «Комбайн» операциясе чорында үзара тикшерүләр уздыру турындагы боерыгы нигезендә Биектау муниципаль районы территориясендә дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау һәм Питрәч районнары бүлекләре башлыклары Р.А.Гарипов һәм В.В.Максимов катнашында уртак рейд оештырылды.
Кырларда эксплуатацияләгәндә һәм бер урыннан икенче урынга күчергәндә төрле хуҗалыклардан 18 бөртек җыю комбайны тикшерелде. Эксплуатацияләү кагыйдәләрен җитди бозу очраклары ачыкланмады. Хуҗалыклардагы комбайнчылар белән куркынычсызлык техникасы һәм бөртек җыю комбайннарын куркынычсызлык эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмәләр уздырылды. Хуҗалыклардагы җитәкчеләргә урып-җыю эшләрен оештыруда һәм янгын куркынычсызлыгы буенча җитешсезлекләр күрсәтелде.
Рәшит Гарипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.