Нурлат муниципаль районында «Комбайн операциясе» уза

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

2020 елның 3 августыннан 21 августына кадәрге чорда, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 01-05/90 номерлы боерыгы нигезендә, Нурлат муниципаль районында «Комбайн операциясе» дигән шартлы исем астында рейдлар үткәреләчәк. Документларның – теркәлү турында таныклыкның, тиешле рөхсәт категориясе белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгының, техник карау узу турында таныклыкның булуына; комплектланышка – янгын сүндергеч, аптечка, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез белән; тавыш һәм яктылык җиһазларының төзеклегенә; ягулык аккан җирләрнең булмавына; дәүләт теркәвенә алу тамгаларының булуына (аның билгеләнгән тәртиптә урнаштырылуына) һ.б. махсус игътибар биреләчәк. 2020 елның 5 августыннан 12 августына кадәрге чорда «Нурлат сөте» ҖЧҖ, «Южная» агрофирмасы ҖЧҖ һәм «Аграрий» ҖЧҖ хуҗалыкларында тикшерү үткәрелде. Ачыкланган бозулар буенча хуҗалыкларның вазыйфаи затларына, җитешсезлекләрне бетерү срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр бирелде, шулай ук 9.3 статья буенча 3 карар чыгарылды

 

Дмитрий Кудряшов – ТР Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International