Актаныш муниципаль районында «Комбайн 2020» профилактик операциясе кысаларында уртак рейд узды

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

12 августта «Комбайн» профилактик операциясе кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары бүлекләре тарафыннан Минзәлә районының «Заиковский» ҖЧҖ һәм Актаныш районының «Әнәк» агрофирмасы» ҖЧҖ кырларында ашлык җыю комбайннарына тикшерүләр оештырылды. Барлыгы 20дән артык комбайн каралды. Янгын сүндерү чаралары белән комплектланыш, тиешле рөхсәт категориясе белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгының, теркәлү документларының, техник карау узу турында таныклыкның булу-булмавы тикшерелде. Механизаторлар белән бөртек җыю техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү турында әңгәмәләр уздырылды. Комбайнчылар эшен ярдәмчеләре белән тәэмин итүне оештыруга аерым игътибар бирелде.

И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International