12 августта Буа муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов булып китте. Ул районда урып-җыю кампаниясе һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру белән танышу максатында булды. Аның белән бергә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та килгән иде. Эш сәфәре барышында Президент район җитәкчелеге, район аграрийлары, оешмалар, предприятиеләр һәм төрле күзәтчелек хезмәтләре җитәкчеләре белән район прокуратурасы, Россельхознадзор һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге аша очрашты. Президент сәламләү сүзендә буалыларның ирешкән уңышларына сөенде, чөнки алар хәзерге катлаулы вакытта уңыш җыю буенча югары күрсәткечләргә ирешә, алар республика алдынгыларының берсе булып тора. Шул ук вакытта республика башлыгы Буа районында кече бизнесның җитәрлек дәрәҗәдә үсмәвенә җитди игътибар юнәлтте, район җитәкчелеген үз бизнесларына җәлеп ителгән кешеләр өлешен арттырырга, аларга район дәрәҗәсендә һәрьяклы ярдәм күрсәтү һәм тулаем районда инвестиция климатын яхшырту юлы белән ярдәм итәргә чакырды. Моның өчен Президент күзәтчелек органнары ягыннан артык административ йогынты ясамаска, ә район прокуратурасын кече бизнес субъектларын әлеге хезмәтләр тарафыннан законсыз тикшерүләрдән саклауны таләп итте. Алга таба ул районда төрле дәүләт программаларының үтәлеше белән кызыксынды, шулай ук фермер хуҗалыклары җитештергән продукция күргәзмәсен карады. Ахырда Президент барлык катнашучыларга сәламәтлек, уңышлар һәм мул тормыш, иң мөһиме, мул уңыш җыеп алуны теләде.
Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
