Урып-җыю комбайннарына дәүләт техник тикшерүләрен уздыруны тәмамлау һәм урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю техникасын имин эксплуатацияләүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2020 елның 29 июлендәге 01-05/90пр номерлы боерыгы нигезендә, Питрәч муниципаль районында 2020 елның 3 августыннан башлап башлап шартлы рәвештә «Комбайн операциясе» дигән профилактик рейдлар үткәрелә. 2020 елның 12 августына Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек башлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженерлык бүлеге консультанты катнашында урып-җыю эшләре вакытында кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча 5 күчмә тикшерү уздырды. Басуларда ашлык җыю комбайннарын тикшергәндә, теркәү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклыклар, ягулык, майлар агылу очраклары, двигательләрнең торышы, шулай ук куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү: техниканың янгын сүндерү җайланмалары, аптечка, су, көрәк, лом, сәнәкләр белән комплектлануы кебек мәсьәләләргә игътибар бирелде. Шулай ук комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән әңгәмәләр дә уздырылды, өстәмә рәвештә куркынычсызлык техникасына бәйле кагыйдәләр турында аңлатылды. Билгеләнгән кагыйдәләрне, нормаларны һәм таләпләрне бозу очраклары буенча хуҗалыкларның вазыйфаи затларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча, бетерү срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр бирелде һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча карарлар чыгарылды.
В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.
