2020 елның 11 августында Менделеевск муниципаль районында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының 2020 елның 29 июлендәге 01-05/90пр номерлы – «Комбайн операциясе» буенча уртак рейдлар уздыру турындагы боерыгы нигезендә, Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль районнары Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторлары К.В. Гыймазов һәм Р.Р. Насыйбуллин уртак рейд үткәрде. «Комбайн» профилактик операциясенең максаты – дәүләт теркәү билгесен, теркәлү турындагы таныклыкны, рөхсәт категориясе белән таныклыкны, техник карау уздыру турында таныклыкны, янгын куркынычсызлыгы чараларын, беренче медицина ярдәме чараларын һәм басуларда ашлык җыю комбайннарының имин эксплуатацияләнүен тикшерү. Рейд барышында 12 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Рейд нәтиҗәләре буенча 4 хокук бозу очрагы ачыкланды, алар буенча административ хокук бозу турында карарлар чыгарылды.
Раушан Насыйбуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.