2020 елның 11 августында «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А. Попов тарафыннан «АІ, В, С, D, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерлек һәм яңадан әзерләнү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре: директорның өстәмә белем бирү буенча урынбасары Воробьев А.В. һәм өлкән мастер Галиев Н.Г. катнашты.
Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. 30 кандидатның 26сы имтиханны уңышлы тапшырды, 1се тапшырмады, 3се сынауга килмәде. Сынауны кабат тапшыру 7 көннән соң мөмкин булачак.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.