2020 елга эш планы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең «Комбайн» профилактик операциясен үткәрү турында»гы боерыгы нигезендә, ашлык җыю комбайннарын кулланган вакытта хокук бозуларны профилактикалау һәм бәхетсезлек очракларын киметү, техниканы саклау буенча Кукмара муниципаль районында 3-21 август көннәрендә рейдлар үткәрелә. Рейдлар барышында тормоз системасының, руль идарәсенең, яктылык җайланмаларының төзеклегенә һәм комбайннарның янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителешенә махсус игътибар бирелә. Күрше районнардагы инспекторлар белән уртак рейдлар 2020 елның 21 сентябренә кадәр үткәреләчәк.
Алмаз Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.