Кайбыч муниципаль районында «Комбайн операциясе» профилактик операциясе уза

2020 елның 11 августы, сишәмбе

2020 елның 10 августында Кайбыч муниципаль районында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының «Комбайн операциясе» буенча уртак рейдлар уздыру турындагы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча баш дәүләт инженер-инспекторлары И.Ф.Солтанбәков һәм М.Н. Серебряков уртак рейд үткәрде. «Комбайн» профилактик операциясенең максаты – янгын куркынычсызлыгы чаралары, беренче медицина ярдәме чаралары һәм басуларда ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча сайланма тикшерү уздыру. Рейд барышында 8 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча 2 карар чыгарылды һәм кисәтүләр рәвешендә административ җәза билгеләнде. Комбайннарны тикшерү буенча рейдлар 21 августка кадәр дәвам итәчәк. Операциядә шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженер-техник хезмәткәрләре дә катнашачак.

 

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International