2020 елның 6 августында «Татавтодор» АҖ Мамадыш филиалында үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды. Уздырылган техник карау барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктылык җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Тикшерү барышында 39 берәмлек техника каралды һәм техник карау узу турында 27 таныклык бирелде. 12 берәмлек төзек булмаган техникага техник карау актлары рәсмиләштерелде һәм техника кабат тикшерү узарга тиеш булачак.
Илнур Сафин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
