2020 елның 4 августында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә ZOOM видео-конференц-элемтә каналы буенча видео-киңәшмә узды. Видеоконференция режимында узган чарада идарә башлыгы урынбасары Мөнир Халиков, бүлек башлыгы Андрей Герасимов, идарәнең әйдәүче киңәшчеләре Рәдис Кадыйров һәм Наил Әмиров, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекләре башлыклары катнашты. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Аттракционнарны тикшерү.
2. ТР Прокуратурасы органнары белән берлектә аттракционнарны тикшерүдә катнашу.
3. Аттракционнарны теркәү.
4. Тикшерү графикларын төзү.