Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигонында техник карау уздырылды

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Актаныш районының гүзәллеге һәм тәртиптә торуы республикадан читтә дә билгеле. Ял көннәрендә районның истәлекле урыннарын карарга Россиянең төрле почмакларыннан кунаклар җыела. Район үзәген «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре кебек хезмәтләр чисталыкта һәм тәртиптә тора. Техник карауга тәкъдим ителгән техника шулай ук намус белән әзерләнгән. 8 берәмлек махсус техника арасыннан 7 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

 

 И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International