Урып-җыю комбайннарына дәүләт тарафыннан техник карау уздыруны тәмамлау һәм урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю техникасын куркынычсыз эксплуатацияләүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2020 елның 29 июлендәге 01-05/90пр номерлы боерыгы нигезендә Сарман муниципаль районында шартлыча «Комбайн операциясе» дип аталган профилактик рейдлар башланып китте. 3 август көнне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге башлыгы Рамил Зарафетдинов, шулай ук Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Гөлүс Фәттахов белән уртак рейд уздырылды.
Кырларда эксплуатацияләгән вакытта ашлык җыю комбайннарын тикшергәндә түбәндәге мәсьәләләргә игътибар бирелде:
- дәүләт теркәлү номерына, теркәүгә алу турында таныклык, рөхсәт категориясе белән таныклык, техник карау узу турында таныклык булуына;
янгын сүндергечләр, аптечкалар, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез һ.б. белән җиһазланышка;
- тавыш һәм яктырту җайланмаларының булуына һәм аларның төзеклегенә;
- чисталыкка, ягулык аккан җирләрнең булмавына; двигательләрнең торышына һәм тулаем алганда техник хезмәт күрсәтелүнең уздырылуына.
Уртак рейд барышында «Җәлил» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ, «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ хуҗалыклары тикшерелде.
Шулай ук комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән әңгәмәләр дә уздырылды, өстәмә рәвештә куркынычсызлык техникасына бәйле кагыйдәләр турында аңлатылды.
Билгеләнгән кагыйдәләрне һәм таләпләрне бозуның ачыкланган очраклары буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне күрсәтеп һәм аларны бетерү чорларын билгеләп, хуҗалыкларның вазыйфаи затларына күрсәтмәләр бирелде. Комбайннарны тикшерү буенча рейдлар 21 августка кадәр дәвам итәчәк.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.