Татарстан Республикасы территориясендә «Комбайн операциясе» үткәреләчәк

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Урып-җыю комбайннарына дәүләт тарафыннан техник карау уздыруны төгәлләү һәм урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю техникасын куркынычсыз эксплуатацияләүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2020 елның 29 июлендәге 01-05/90пр номерлы боерыгы нигезендә, 2020 елның 3-21 август көннәрендә шартлыча «Комбайн операциясе» дип аталган үзара тикшерү буенча уртак рейдлар оештырылачак һәм уздырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International