Мамадыш муниципаль районында комбайннарга техник карау уздырылды

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Мамадыш муниципаль районы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә ел саен уздырыла торган техник карау графигы нигезендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздыру эше дәвам итә. 2020 елның 27 июлендә «Продовольственная программа» АСК ҖЧҖ предприятиесендә техник карау уздырылды, 28 берәмлек комбайн каралды. Комбайннарга техник карап чыгуны бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илнур Сафин үткәрде. 22 комбайн йөртүче техник карау узу турында таныклык алды. Тикшерү барышында документлар, ут приборларының, тавыш сигналының, тормоз системасының, руль идарәсенең төзеклеге, ут сүндергечләр, су, ком булуы тикшерелде. Механизаторларга бөртекле һәм техник культуралар чәчелгән 23000 га мәйданда эшләргә һәм 2000 га мәйданда кукурузны бөртеккә җыярга туры киләчәк. 

Илнур Сафин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш ш. һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International