Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекләре ветераннарына, аларның җитәкчеләренә «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек билгеләрен тапшырды:
Нигъмәтҗанов Рафис Габделбәр улына, 1983 елдан алып 2015 елга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча бүлеген җитәкләгән (сул якта);
2000-2015 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлеген җитәкләгән Вәлиев Әнәс Вәгыйз улына (уң якта).