Изге Корбан бәйрәме белән иң ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!
Изге Корбан бәйрәмендә укылган догалар кабул булсын, изге ниятләр һәм якты хыяллар чынга ашсын. Йортыгызда игелек, йөрәкләрдә – иман нуры, ә гаиләләрдә иминлек, тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен. Күк йөзегез һәрвакыт аяз, тыныч булсын, табыннарыгызда муллык булсын, якыннарыгыз һәрвакыт янәшә булсын!
Корбан бәйрәме белән!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов