Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Чирмешән муниципаль районына эш сәфәре

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

29 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстанның Чирмешән муниципаль районында эш визиты белән булдылар. Аларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатин, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек җитәкчесе Илнур Сәлахов һәм районның башка белгечләре озата йөрде. Марат Азатович «Күтәмә» агрофирмасы кырларын карап чыкты, «БИО АГРО» басуларында көзге бодайны җыеп алу темплары белән танышты, анда комбайннар артыннан известь оны кертелә һәм туфрак эшкәртелә. 

Алга таба Марат Җәббаров район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты. Ул анда урып-җыю эшләре барган хуҗалыкларны билгеләп үтте, болар – «ЧЕРЕМШАНАГРО» ҖЧҖ, «Био-Агро» ҖЧҖ, «Әккәрәй» ҖЧҖ һәм В.А.Тепсуркаев КФХ, шулай ук көзге чәчүгә дә яхшы әзерлек дәрәҗәсе булуын билгеләп үтте. Министр крестьян-фермер хуҗалыклары эше белән дә танышты, яшь фермерларга киңәшләрен җиткерде.

 

Илнур Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International