Квадроцикл белән куркынычсыз идарә итү һәм аны теркәү кагыйдәләре

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Теркәлгән квадроцикллар саны елдан-ел арта бара. Квадроцикл – ул бик куәтле машина, тизлеген сәгатенә 100 км  арттыра ала. Ул югары дәрәҗәле куркыныч чыгынагы булып тора һәм йөрткәндә, эксплуатацияләгәндә махсус күнекмәләр булуын таләп итә. Квадроциклда йөрү озак вакыт дәвамында хастаханә палатасында яту белән төгәлләнмәсен өчен, һәрвакыт махсус саклагыч кием киегез. Һәр квадроциклистның экипировкасы, нигездә, үз эченә түбәндәгеләрне алырга тиеш:

- Шлем. Баш киеме бу экипировкадагы иң мөһим деталь. Ул сезне катлаулы баш җәрәхәтләреннән саклар. Мотокросс башлыкларыннан файдалану – иң яхшысы, ул иякне дә саклый.

- Саклагыч күзлек яки саклагыч битлек. Гади кояш күзлеге бу максатка туры килми. Ныклы материалдан эшләнгән күзлек яки битлек киегез, аларны чисталыкта карап тотыгыз.

- Перчаткалар. Уйңалы да булган, яклый да торган, бармаклар өчен махсус катламнары булган перчаткалардан файдалану кулай.

- Кием-салым. Иң яхшы кием – тезлекләре булган чалбар һәм җилкә, терсәк катламнары ясалган куртка.

        Гомуми куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре түбәндәгеләрне үз эченә ала:

 - Артык тиз йөрмәгез. Тулы приводлы квадроцикл – ул автомобиль дә, мотоцикл да түгел. Әлеге техника машина кебек «тыңлаучан» түгел, борылышларда мотоцикл кебек тиз генә борып булмый. Исегездә тотыгыз, квадроциклда йөргән вакытта тигез урында да әйләнеп калырга, тулы куәтенә барганда агачка барып бәрелергә мөмкин. Мисал өчен, кырда, биек булып үскән үлән арасында агач төбе килеп чыкса, квадроцикл шуңа килеп керергә мөмкин, ул чакта утыргычы руль аша очып китә ала яки шуңа бәрелергә мөмкин. 

- Квадроциклда ялгыз йөрергә тырышмагыз. Ике квадроциклда кем белән дә булса парлап йөрүең хәерле. Юлдаш кирәк булган очраклар бик күп. Мисал өчен, әйләнеп капланган квадроциклны кире торгызуы бик авыр, әгәр ул өстегезгә ауса, берүзеңә генә аның астыннан чыгуы мөмкин түгел. Икенче квадроцикл ярдәмендә беренчесен сазлыктан тартып чыгарырга яки ватылган очракта, тарттырып лагерьга алып кайтырга мөмкин.

- Катлаулы каршылык узган вакытта иярдән чыгып, сак кына тормоз һәм акселератор белән эш итәргә, янәшә барырга кирәк. Шулай ук суга да бик тирән үтеп керергә кирәкми – моторга су эләгергә мөмкин.

         Бу техника белән идарә итү генә түгел, аны теркәргә, шулай ук елына бер мәртәбә техник карау да узарга кирәк. Квадроциклда йөрү өчен тракторчы-машинист таныклыгына ия булырга кирәк. Профилактика операцияләре вакытында дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары тарафыннан ачыкланган төп хокук бозуларның берсе – билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән мототранспорт чарасыннан файдалану яки квадроцикл хуҗаларында тракторчы-машинист таныклыгы булмау. Күп кенә хуҗалар техниканы, күп вакыт ала, дип вакытында теркәтүне кирәк тапмыйлар. Ахыр чиктә, үзләрен административ җаваплылыкка тарткач, теркәлү процедурасын барыбер узарга туры килә. Ләкин бу очракта, гражданин салынган штрафларны да түләргә мәҗбүр була.
Дәүләт техник күзәтчелек органнарында квадроциклны теркәү кыен эш түгел. Моның өчен хуҗасына яки аның вәкаләтле вәкиленә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- теркәлү (вакытлыча яшәү) урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә,
- техникага хокук билгели торган документларны һәм үзйөрешле машина паспортын тапшырырга,
- билгеләнгән тәртиптәге гаризаны тутырырга,
- дәүләт пошлинасын түләргә,
- кар чанасын номер агрегатларын чагыштыру өчен күрсәтергә.

Тиешле документлардан башка файдаланыла торган үзйөрешле машиналар, шулай ук исерек хәлдә квадроцикл белән идарә иткән өчен транспорт чарасы штраф тукталышына куела, ә хокук бозучыларга карата административ җәза кулланыла.

2020 елның 27 июлендә, 03 сәгать 40 минутта Петровский поселогыннан «Эдем» ял базасына кадәрге автоюлның 0 км + 700 м өлешендә MAX XT 1000R Outlander квадроциклын йөртүче кеше, Регина кунакханәсе ягыннан «Эдем» ял базасы юнәлешендә хәрәкәт итеп, РФ Юл йөрү кагыйдәләренең ОП 2, 2.1.1, 9.1, 10.1 пунктчаларын бозып, әлеге төр транспорт чарасын йөртү хокукына ия булмыйча торып, юлда имин йөрү тизлеген дөрес сайламаган, шул рәвешле юлның машиналар йөри торган өлешендә транспорт чаралары урнашу кагыйдәләрен бозган, нәтиҗәдә каршылыкка (агачка) килеп бәрелгән. Квадрацикл йөртүче, баш мие тирәсендә сыныклар алып, реанимациягә алып кителгән, квадроцикл пассажиры алынган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

 Квадроцикл чаналары хуҗаларына искәртәсе килә: квадроцикл белән алкоголь кулланган торышта эш иткән өчен сез квадроцикл йөртү хокукыннан гына түгел, ә бер үк вакытта барлык төр транспорт чаралары, шул исәптән автомобиль йөртү хокукыннан да мәхрүм ителәсез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International