2020 елның 28 июлендә «Альбатрос» ҖЧҖ һәм «Су транспорты мәктәбе» ҖЧҖ автомәктәпләре базасында «А1» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен сынауга 23 кеше кертелде. Алар арасыннан 20 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды һәм имтиханның практик өлешенә кертелде, анысын барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
М.Р.Әхмәтҗанов – Казан шәһәре буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.