Алексеевск аграр көллиятендә имтиханнар булып узды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

2020 елның 27 июлендә «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «С», «D» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды. 30 укучының 27се имтиханга кертелде. Имтиханнарның теоретик һәм практик өлешен 24 укучы уңышлы тапшырды. Җиде көннән соң имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.

 

 

Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International