2020 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков Аксубай муниципаль районында гражданнарны шәхсән кабул итте. Шәхси кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны, аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу, техник карау уздыру, тракторчы-машинист таныклыклары бирү һәм укыту процессын оештыру мәсьәләләре каралды.
Шул ук көнне Мөнир Халиков Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов белән очрашты. Эшлекле очрашу барышында Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең Аксубай муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.