13 июльдән 26 июльгә кадәр Кукмара муниципаль районы территориясендә «Хосусый зат» профилактик операциясе үткәрелә. Район территориясендә рейдлар Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлеге башлыгы – Вәлиев А.Х. һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе бүлеге башлыгы Фәхретдинов Фирдүс Каниф улы катнашында үткәрелә. Күчмә рейдлар вакытында үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы нигезендә, тәртип бозучыларга карата административ хокук бозу турында 5 беркетмә төзелде. Хокук бозу очраклары, административ эшләргә теркәү өчен, фотога төшерелде. Дәүләт номеры билгесе, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган таныклыклар, рөхсәт талоны булу-булмавына, янгын сүндергечләр, аптечкалар белән тәэмин ителүгә махсус игътибар бирелде. Тавыш һәм яктырту приборларының булуы һәм төзеклеге, чисталык, ягулык, май тамган урыннарның булмавы да каралды.
Алмаз Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.