2020 елның 13 июленнән 28 июленә кадәр Яңа Чишмә муниципаль районында «Хосусый зат» операциясе үткәрелде. Операция барышында шәхси һәм юридик затларга караган 30 артык техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозу очраклары буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә административ хокук бозу турында карарлар чыгарылды һәм, җитешсезлекләрне бетерү турында конкрет срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр бирелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.