Актаныш муниципаль районында «Кыр көне» узды

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

2020 елның 24 июлендә «Ташкын» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында ике тугандаш республика – Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре катнашында «Кыр көне» уздырылды. Шулай ук семинар-киңәшмәдә Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Таһиров М.Ш., КДАУ проректоры Хәмидуллин Н.Н. катнашты, кунаклар 100 артык авыл хуҗалыгы культуралары орлыгы диләнкеләрен карады, шулай ук авылны техник яктан яңадан җиһазландыру бүлегендә авыл хуҗалыгы җир эшкәртү техникасы күргәзмәсе тәкъдим ителде. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге башлыгы Хәкимов И.М. ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләүне оештыруга кагылышлы таләпләр турында җиткерде. Гомуми файдаланудагы юллар аша чыгу урыннарында хезмәт күрсәтүне тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.

 

 И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International