2020 елның 24 июлендә Арча муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба һәм Балтач районнары инспекторлары тарафыннан «Курса МТСы» ҖЧҖ, «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Возрождение» ҖЧҖ, «Аю» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Тукай» ҖЧҖдә ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Техника РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, №1013 карары белән расланган Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник күзәтү үткәрү кагыйдәләре таләпләре нигезендә әзерләнгән иде. Янгын куркынычсызлыгын тикшерүгә һәм механизаторларда тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмауга махсус игътибар бирелде.
Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.