Кайбыч муниципаль районында «Хосусый зат» профилактик операциясе

2020 елның 24 июле, җомга

2020 елның 22 һәм 23 июлендә Кайбыч муниципаль районында, «Хосусый зат» профилактик операциясен уздыру турында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы боерыгы нигезендә, Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре баш дәүләт инженер-инспекторлары И.Ф.Солтанбәков һәм М.Н. Серебряков уртак рейд үткәрде. Рейд барышында 15 берәмлек үзйөрешле һәм тагылма техника тикшерелде. Эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очраклары буенча административ чаралар күрелде: Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 7 карар төзелде һәм штрафлар, кисәтүләр рәвешендә административ җәза салынды.

 

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International