2020 елның 22 июлендә Менделеевск районы территориясендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск муниципаль районы бүлеге тарафыннан, Әгерҗе муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белән берлектә, «Хосусый зат» уртак профилактик операциясе уздырылды. Тикшерү барышында үзйөрешле техниканың техник торышына, тракторчы-машинист таныклыгы һәм теркәү документлары, шулай ук янгын сүндерү чаралары һәм аптечкалар булуга игътибар бирелде. 14 берәмлек техника тикшерелде, шуларның 4 берәмлеге кагыйдәләрне бозып файдаланыла иде. Барлык закон бозучылар да Административ хокук бозулар турында РФ кодексның 9.3 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Раушан Насыйбуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.