Агымдагы елның 22 июлендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы территориаль бүлеге тарафыннан «Әсәнбаш-Агро» ҖЧҖ хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Еллык техник карауга 7 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Алар барысы да техник карау узу турында таныклык рәвешендә эксплуатациягә рөхсәт алды. Техник карау тәмамлангач, барлык комбайннар да герметиклыкка тикшерү узды. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, комбайннардагы барлык төеннәр һәм агрегатлар технологик яктан дөрес көйләнгән, һәм бу эш югары дәрәҗәдә башкарылган. Комбайннарның барлык экипажлары да тулысынча комплектланган һәм тиешле «F» категориясенә ия. Комбайннарның янгынга каршы тәэмин ителеше һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары булуы – тиешле дәрәҗәдә.
Алмаз Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.