Тракторлар, башка үзйөрешле техника һәм аларга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын киметү максатында, 22 июльдә «Хосусый зат» операциясе кысаларында Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлекләренең уртак рейды уздырылды. Теркәлгән үзйөрешле машиналарның 50% артыгы физик затларга карый, шуңа бәйле рәвештә әлеге категория хуҗаларына зур игътибар бирелә. Рейд барышында үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуның ике очрагы ачыкланды, алар буенча штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.