Бүген 2020 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу, үзйөрешле техникага техник карау уздыру һәм рекламация актларын төзү өчен сатылган яки ремонтланган сыйфатсыз техника мәсьәләләре каралды.