20 июль көнне Кама Тамагы муниципаль районында ашлык җыю комбайннарының 2020 елгы уракка әзерлеген тикшерү узды. Кабул итү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан расланган график нигезендә башкарылды. Район хакимияте башлыгы Наил Вазыйхов, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, «ТАЛ-АГРО» ҖЧҖ генераль директоры Илһам Вәлиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Алексей Архиреев, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Хәмит Гайнуллин һәм башка белгечләрдән торган комиссия ашлык җыю комбайннарын кабул итте, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең киләсе уңышны кабул итүгә әзер булган ындыр табакларын карады. Тикшерү 4 урында оештырылган иде һәм район үзешчәннәре чыгышы, алдынгыларны мактау грамоталары, акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләү чаралары белән үрелеп барды. Беренче урынны «Бортас» А/Ф» ҖЧҖ алды, 2 урында – «Нармонка» А/Ф» ҖЧҖнең 2 номерлы филиалы. Чара барышында Наил Альбертович механизаторларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм төп бурычны – кырлардан үстерелгән уңышны сыйфатлы итеп һәм югалтуларсыз җыеп алу һәм амбарларга урнаштыру бурычын билгеләде, шул ук вакытта куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау таләпләрен катгый һәм тайпылышсыз үтәү турында да искәртеп үтте.
Х.М. Гайнуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлеге башлыгы.
