ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең утырышы булды, аңа Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков рәислек итте.

Комиссия утырышы эшендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, мәгариф оешмалары вәкилләре, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсеннән оештыру бүлегенең баш киңәшчесе Руслан Никонов катнашты.

Көн тәртибендә дәүләт граждан хезмәткәрләренә объектив сәбәпләр аркасында балигъ булмаган баланың керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү мөмкинлегенең булмавы турында гариза тапшыру мәсьәләсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International