2020 елның 20 июлендә Лаеш техник-икътисад техникумында студентлар АІ, С, D категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан тапшырды. 40 кандидатның 33е теоретик һәм практик имтиханны уңышлы тапшырды. Имтиханны тапшыра алмаучылар өчен 7 көннән соң яңа имтихан булачак.
Радик Гәрәев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.