Саба муниципаль районының агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2020 елда урып-җыю-транспорт комплексын кабул итү, туфракны төп эшкәртү һәм азык таратучы катнашмалар конкурсы узды, бәяләү баллары бирелде. 2020 ел өчен ашлык җыю комбайннары паркының, транспорт чараларының, ындыр табагы җиһазларының һәм ашлык киптергечләрнең, туфракны төп эшкәртү агрегатларының һәм азык таратучы катнашмаларның әзерлеге 60 баллы шкала буенча бәяләнде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге инспекторы Р.Р. Харисов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге башлыгы И.Г.Гарипов, «Россельхозцентр» ФДУ Татарстан Республикасы филиалының районара ремонт тәэминаты бүлеге башлыгы В.С.Кәбиров составындагы комиссия ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының һәм ындыр табагы җиһазларының әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Комиссиянең төп бурычы – урып-җыю техникасын һәм туфракны төп эшкәртү агрегатларын кабул итү, «Комбайннар парады»н үткәрү, һәр ашлык җыю комбайннарын, транспорт чараларын кабул итү, хезмәтне саклау таләпләрен үтәү, шулай ук ындыр табакларын карау һәм азык таратучы катнашмаларның торышын тикшерү иде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Игенче» ҖЧҖ, 60 балл җыеп, беренче урын яулады, «Мөхәммәтшин З.З.» КФХ – 59 балл, икенче урында, «Курсабаш» ҖЧҖ – 58 балл, өченче урында. Комиссия шулай ук «Туган Як» ҖЧҖ булды, аңа 55 балл бирелде, «Саба» ҖЧҖ – 50, «Нырты АХП» ҖЧҖ – 55, «Тимершык»ның бригадасы 52 балл алды. Район хуҗалыклары буенча уртача балл 55,8 тәшкил итте. Район буенча гомуми әзерлекне комиссия уңай бәяләде.
Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.
